Дуслык һәм бердәмлек мохиты: «Бүләк» лагеренда 21 төбәктән килгән балалар ял итә
Бүген «Бүләк» ял һәм сәламәтләндерү лагеренда беренче агымны ачу тантанасы узды. Бу вакыйга ел саен көтеп алынган бәйрәмгә әверелә, чөнки ул төрле төбәкләрдән килгән балаларны берләштерә.
Быел лагерьда Россиянең 21 төбәгеннән 140 яшь милләттәшебез ял итә һәм сәламәтлекләрен ныгыта. Алар Омск, Киров, Свердловск, Ульяновск, Чиләбе, Әстерхан, Курган, Пермь, Самара, Сарытау, Волгоград өлкәләреннән, шулай ук Мәскәү, Красноярск, Пенза, Оренбург, Төмән төбәкләреннән, Марий Эл, Удмуртия, Татарстан, Башкортстан республикаларыннан һәм Казахстаннан килгән.
Ачылу тантанасы үзенчәлекле рухта узды. Алып баручылар билгеләп үткәнчә, төрле төбәкләрдән килгән балалар — бер бизәкнең төрле төсләре кебек. Һәркайсы үзенең кабатланмас үзенчәлеген, мәдәниятен, моңын алып килә. Әмма аларны берләштергән иң зур кыйммәтләр — дуслык һәм бердәмлек.
Лагерь җитәкчесе Резидә Рифкать кызы балаларны ихлас сәламләп, аларга җылы теләкләрен җиткерде:
— Сезнең һәрберегезне күрүемә бик шатмын. Ерак араларны якын итеп, Актаныш җиренә килүегез өчен зур рәхмәт. Ялларыгыз файдалы, күңелле һәм имин үтсен. Бер-берегез белән аралашыгыз, дуслашыгыз — бу дуслыкларыгыз гомер буена саклансын. Монда үткәргән көннәрегез матур истәлек булып күңелегездә калсын, — диде ул.
Тантанада төркем башлыклары рапортларын тапшырды. Балаларның төркем исемнәре, сөрәннәре дә үзенчәлекле, креатив һәм милли рух белән сугарылган иде. Алар үз девизларын горур яңгыратты:
— Без — нәселнең чишмәдәй ялкыны! Безнең йөрәк — яхшылыкта!
Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат директоры Венера Хәева кунакларны ихлас сәламләде:
— Хөрмәтле укучылар! Сезнең барыгызны да Актаныш җиренә килүегез белән чын күңелдән котлыйм. Гыйнвар аенда ук «Бүләк» лагерена сайлап алынуыгыз өчен һәрберегезгә зур рәхмәтемне белдерәм. Безнең лагерь ел саен зур кызыксыну уята: аланда ял итү өчен 140 урын каралса да, анда катнашырга теләүчеләр саны 180нән артып китә.
Монда төрле төбәкләрдән бик сәләтле, актив балалар җыелган. Бирегә гади катнашучылар гына түгел, ә төрле конкурсларда җиңү яулаган, күпсанлы уңышларга ирешкән укучылар килә. Сез — милләтебезнең киләчәге, аның әйдәп баручы шәхесләре булачаксыз. Мин сезнең белән чын күңелдән горурланам.
Алда сезне зур юллар көтә: сез үсәрсез, үз һөнәрегездә профессионаллар булырсыз. Әмма бу лагерьда узган матур мизгелләрне, монда тапкан дусларыгызны һәрвакыт якын итеп саклагыз. «Мин анда булдым, мин аның белән таныш идем», — дип горурланып, бер-берегезгә ярдәм итеп, дус-тату яшәгез.
Без сезне Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең туган җирендә кабул итүебез белән дә бик шат. Киләсе атнада сез аның әтисенең музеенда булачаксыз, аның тормыш юлы белән танышырсыз. Ул — күпкырлы, күренекле шәхес. Шулай ук Актаныш төбәгенең тагын бер горурлыгы — халкыбызның бөек җырчысы Әлфия Афзалова музеена да барачаксыз. Әлеге музей «Адымнар» комплексында урнашкан.
Иртәгәдән үк лагерьда ял итүчеләрне кызыклы очрашулар көтә: балалар Актанышның горурлыгы булган «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле концертын караячак.
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов лагерьда ял итүче балаларга сәламләү сүзләрен һәм ихлас киңәшләрен рус телендә җиткерде, моны барлык катнашучыларның да аңлавы өчен шулай эшләвен ассызыклады:
— Кайберләрегез татарча сөйләгәннәрне тулысынча аңлап бетермәскә мөмкин. Әмма смена ахырында мин сезнең белән татарча сөйләшәчәкмен, һәм сез инде туган телдә әйткәннәрне аңлый башларга тиеш булачаксыз, — дип елмаеп мөрәҗәгать итте ул.
Район башлыгы балаларны Татарстан Республикасының иң матур төбәкләренең берсе — Актаныш районында күрүенә шат булуын белдерде. Ул әлеге төбәкнең горурлыгы — Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең нәкъ менә биредә туып-үскәнен искәртеп үтте:
— Без бу шәхес белән чын күңелдән горурланабыз. Ул — легендар кеше, халкыбыз өчен үрнәк, — диде Ленар Зарипов.
Үз чыгышында ул «Бүләк» сәламәтләндерү лагеренда ял итүнең зур мөмкинлек булуын да ассызыклады:
— Сезнең монда булуыгыз — үзе үк зур дәрәҗә. Күпләр мондый лагерьга килергә хыяллана, әмма барысына да бу бәхет тәтеми. Шуңа күрә бу вакытны кадерләргә кирәк, — дип мөрәҗәгать итте ул балаларга.
Район башлыгы лагерь елларын һәркемнең күңелендә озак саклана торган иң якты истәлекләрнең берсе булуын билгеләп үтте. Дуслык, аралашу, уртак хатирәләр — болар барысы да гомерлек кыйммәткә ия:
— Бәлки, кемдер монда якын дуслар табар, кемдер беренче тапкыр хисләрен аңлатыр. Болар — тормышыгызда онытылмас мизгелләр булачак, — диде ул.
Шулай ук ул балаларны үз-үзләрен лаеклы тотарга, туган якларын, гаиләләрен, республикаларын хөрмәт итәргә чакырды:
— Сезнең тәртибегезгә карап, сез килгән төбәк турында фикер йөртәчәкләр. Шуңа күрә һәрвакыт үзегезнең шәһәрегезгә, әти-әниләрегезгә лаек булыгыз, — дип ассызыклады район башлыгы.
Чыгышы ахырында Ленар Зарипов балаларга матур ял, күтәренке кәеф һәм яңа дуслар теләде:
— Җәй әле башлана гына. Алда сезне кызыклы очрашулар, якты вакыйгалар көтә. Иң мөһиме — сәламәтлек. Үзегезне дә, янәшәгездәге дусларыгызны да саклагыз. Авыр мизгелләрдә нәкъ менә алар янәшәгездә булачак, — дип тәмамлады ул сүзен.
Ачылу тантанасы җыр-биюләр белән дәвам итте. Балалар сәхнәдә үзләренең сәләтләрен күрсәтеп, тамашачыларга күтәренке кәеф бүләк иттеләр. Бу көн лагерь тормышының якты һәм истә калырлык башлангычы булды.
Шулай итеп, «Бүләк» лагеренда яңа ял сезонына старт бирелде. Алда балаларны онытылмас очрашулар, яңа дуслык һәм якты хатирәләр көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев