Актаныш

Актаныш районы

16+
И туган тел, и матур тел!

Казанда «Зур этнографик диктант» узды

Бүген Татарстан Халыклар дуслыгы йортында «Зур этнографик диктант» узды. Унынчы бөтенроссия мәгърифәтчелек акциясе Россия һәм Татарстанның күпмилләтлелеген күрсәтте.

Акциягә республикада яшәүче төрле мәдәният вәкилләре милли киемнәрдән килде, кайберләре чара башланыр алдыннан халык уен коралларында уйнады. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Наталья Рыбакова яза.

Кунакларны холлда «Татарстан Халыклар дуслыгы йорты» директоры Тимур Кадыйров каршы алды. «Акциянең республикадагы төп мәйданчыгы булып традицион рәвештә Халыклар дуслыгы йорты тора. Бирегә төрле милләт, милли-мәдәни берләшмә вәкилләре, җитәкчеләр җыела. Быел республикада этнографик диктантны йөздән артык мәйданчыкта язалар», - дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

 

Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Кадыйров әйтүенчә, теләүчеләр диктантны акциянең рәсми сайтына кереп онлайн форматта яза ала.

«Без инде 10 ел буе диктант язабыз, ул бик кызыклы, илебез тарихын яхшырак өйрәнү теләге уята», - дип өстәде ул.

Быел акциянең оффлайн мәйданчыгында катнашучыларга 45 минутта 30 сорауга җавап бирергә кирәк булган. Диктант биремнәре тест рәвешендә ясалган. Халыклар дуслыгы йортында катнашучылар өчен 80 урын әзерләнгән булган, аларның берсе дә буш калмаган.

Акцияне Милләтләр эшләре федераль агентлыгы оештыра. Татарстанда аны ТР Мәдәният министрлыгы үткәрә. «Зур этнографик диктант» Россиядә яшәүче халыкларның мәдәнияте белән таныштыра, шулай ук этномәдәни грамоталылыкның гомуми дәрәҗәсен бәяләргә мөмкинлек бирә. 2025 елның 1-8 ноябрендә уздырыла торган акциядә яшенә, белеменә, социаль статусына, милләтенә, диненә һәм гражданлыгына карамастан барлык Россия һәм чит ил кешеләре катнаша ала.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев