30 елдан соң очрашу
30 ел элек Актаныш беренче мәктәбен тәмамлап төрлесе-төрле якларга таралышкан 1993нче елгы чыгарылыш укучылары 22нче июль көнне туган мәктәпләрендә очрашу мәҗлесенә җыйналдылар.
Өченче катта урнашкан үзләренең 309нчы элекке биология кабинетына кереп, парталар артында утыру бик күп хатирәләрен аларның күңелдә яңартты. Балалык шуклыгы белән нинди генә ваемсыз да, күңелле дә хәлләр баштан узмаган! Чарага ихтирамлы укытучыларын: Әминә Галиуллинаны, Рәйсалә Шәвәлиеваны, Вәзилә Чинаеваны, Ләйсән Әминованы дәшеп, рухи рәхәтлек кичертә торган бик күп истәлекләре белән уртаклаштылар алар бу көнне.
Иң мөһиме — мөхтәрәм мөгаллимнәре йөзенә кызыллык китермәслек итеп яшәлгән, кайсын гына алсаң да сыйныфташларның, һәрберсенең йөзеннән эчке канәгатьлек белән сугарылган нур бөркелеп тора. Укытучылар мактауга лаек итеп яшәү һәм эшләү рәвешләре; һәм эчке, һәм тышкы күркәмлекләре; үз предметларын профессиональ югарылыкта укытулары; чиксез сабырлыклары; хәтергә уелып калган үгет-нәсыйхәтләре белән кичәге укучылары күңелендә үзләренә карата җуелмас мәхәббәт һәм хөрмәт тудыра алганнар.
«Аллаһ сездән разый булсын, хөрмәтлеләребез», — дигән изге теләкләрдә шәкертләре аларга татлы күчтәнәчләр, чәчәк бәйләмнәре тапшырды.
Әлбәттә, тормыш югалтуларсыз гына бармый. Инде гүр ияләре булган укытучылары Нәфисә Рәшит кызы, Гөлгенә Әүхәди кызы һәм аерым классташларының рухын шатландыру йөзеннән, зиратта догалар кылынды.
Фотолар белән түбәндәрәк — галерея өлешендә таныша аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев