Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

АКТАНЫШ ҮЗӘГЕНДӘ ВОДИТЕЛЬ ЧЫРШЫГА БАРЫП МЕНГӘН...

Бу хәл бүген төнлә Актаныш районының мәдәният сарае янында теркәлде. Ничәмә еллар тирә-якны ямьләп утырган ике мәһабәт чыршыга зыян килде. Берсе тулаем сынып ауса, икенчесенең төбе яраланган.

Актаныш авылы җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хуҗин «Актаныш-информ» журналистларына:

— Бу чын-чыннан ваемсызлык. Сәбәбе: югары тизлектә агачка килеп бәрелү. Шөкер, бәрелүче шофёр исән-сау калган. Мин аптырашта: ничек мондый тизлек белән стоянкада йөрү мөмкин?!

Бу чыршыларны бәрүче җәзага тарттырылачак. Әлеге вакытта урындагы полиция вәкилләре тикшерә. Тиздән бу "герой"ны беләрбез.


Чыршының олырагының астында яраларын төзәтүне, бәйләү, корытмауны башкарачакбыз, дип белдерде Илнур Таһирович.


Бик аянычлы вакыйга. Район хакимияте, җирле үзидарә һәм барлык райондашлар Актанышыбызны матурлау өстендә хезмәт куйганда, аның тирә-ягын гүзәлләндерү эшләрен гөрләткәндә шундый ямьсез эш. Хәер, машинаның краскасы да коелып калган, нинди машина икәне дә билгеле.


Зур чыршыга ныграк бәрелгән булса, водитель гомере белән дә хушлашкан булыр иде... Сак булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Камера юкмени анда,тем более рдк буенда

    • аватар Без имени

      0

      0

      Күзләр тиде бугай чыршыларга. Күптән түгел мәдәният йорты директоры Габитов Рөстәм белән сокланып чыршыларның утырту тарихын искә алып торган идек... Атаклы урманчы Гыйлаев Марсель абый үз куллары белән утырткан чыршылар.