Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Авырлыкларны җиңеп чыгар өчен көч кирәк(+барлык фотолар, +видео)

Бүген Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда елдагыча игелек һәм изгелек белән сугарылган марафонның йомгаклау чарасы узды.

Биредә район башлыгы Ленар Зарипов үз чыгышында:

— Чыннан да бай тарихлы һәм бик изге максатлар белән оештырылган әлеге марафон. Физик мөмкинлекләре чикләнгән, сәламәтлеккә сусаган райондашларыбызга 24 ел эчендә күпме ярдәм күрсәтелгәндер?! Хәер, аны санарга да кирәк түгелдер, мөгаен. Чөнки халык мәкале бар — «игелек кыл да, суга сал» дигән. Уйлап карасак, яшен тизлеге белән сизелмичә 1 ел вакыт та үтеп киткән. Сау-сәламәт кешегә вакыт үткәне сизелми дә ул. Ә менә урын өстендә яткан, башкаларның ярдәменә мохтаҗ кешегә һәр көн дә, сәгать тә, минут та, хәтта ки секунд та көч таләп итә, рухи ныклык кирәк. Үзебезнең якташларга ярдәм күрсәткән, авыр чакта ярдәм кулын сузган һәркемгә иксез-чиксез рәхмәт!

Бүгенге көндә Актаныш районында 2129 инвалид гомер итә. Бигрәк кызганыч, аларның 93 балалар. Район хакимияте 100 850 сум, хуҗалыклар — 770 мең, мәгариф хезмәткәрләре — 672 мең, эшмәкәрләр — 152 мең, табиблар — 185 мең, төзелеш оешмалары — 200 мең, җирлек башлыклары — 78 мең, мәдәният хезмәткәрләре — 121 мең сум һәм башка оешмалар, битараф булмаган райондашларыбыз әлеге марафонга үз өлешен керткән. Адреслы ярдәмнәр дә ифрат күп булган. 

Мәрхәмәтлелек чарасы тирән мәгънәгә ия җырлар, матур биюләр белән үрелде. Сәхнәдә «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле сәнгатькәрләренең, мәдәният сараеның һәм үзешчәннәрнең чыгышларын тамаша кылдык.

Инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова трибунадан түбәндәгеләрне бәян итте:

— Үткән ел 2 миллион 332 мең дә 211 сум җыелган иде. Ел дәвамында 173 кешегә ярдәм күрсәтелде. Ярдәмгә мохтаҗ затлар гариза язып, билгеләнгән документларны тапшырдылар. Вәкаләтле затлар катнашында махсус комиссиябез ел дәвамында барлыгы 6 утырыш үткәрде. Бары тик 3 гариза объектив сәбәпләр аркасында кире кагылды. Мондый изгелекле чаралар башка районнарда да бар. Мәсәлән, Тукай районында да нәкъ шундый марафон үткәрелеп килә. Республика күләмендә гамәлгә куелган семинарларда башка муниципалитетлар вәкилләре белән аралашып торабыз. Гомумән, даими элемтәдә яшибез! 

Фәйрүзә Сөнгат кызы чыгышы вакытында шулай ук инвалидларның гозерләрен кире какмаган, олы йөрәкле иганәчеләрне билгеләде. Аларга оешма исеменнән ихлас рәхмәтлелеген белдерде.

Саулык мөмкинлекләре чикле актанышлылар аеруча спорт ярышларына да актив. Аларның бу өлкәдә уңышлар да шактый. Иң мөһиме ярышларга һәм турнирларга барырга финанс ярдәм һәм уңайлы транспорт кына булып торсын. Онытмыйк, инвалидларыбыз өчен әлеге ярышлар бер күрешеп, бер сәяхәт кылып кайту мөмкинлеге дә бит.

Чараны елагыча Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәфидә Наҗарова һәм ТР атказанган артисты Нур Хөсәенов алып бардылар.

— Яхшылык — кешенең рухи халәте, эчке тойгысы. Ул аны сүзләре, кылган гамәлләре тирә-ягындагыларга күрсәтә. Үрнәк булып тора! Бүген без бирегә 24 тапкыр изге гамәлләрне барларга, тормышка ашырырга җыелдык, диделәр алып баручылар.


Тормыш кешене төрлечә сыный. Берәүләрне- юклык, икенчеләрне барлык белән. Ә менә кемнедер ул сәламәтлек ягыннан кимсетә. Иң авыры шушыдыр. Язмыш куйган сынауларга бирешми, тормышта урыннарын табарга тырышкан, шушы авырлыкларны сабыр күтәргән райондашларыбыз безнең янәшәдә яши. Алар да җылы сүзгә, яхшы карашка мохтаҗ. Бер-беребезгә мәрхәмәтлерәк булсак аларга яшәргә җиңелрәк булыр иде. Җылы сүз, якты чырай күңелләрне эретерлек көчкә ия. Бирегә килгән райондашларыбыз да азга гына булса да авыр уйлардан, дөнья мәшәкатьләреннән арынып торганнардыр дип уйлыйсы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев