Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Илеш ветераннары Актанышыбызда кунакта(+фоторепортаж)

Өлкән яшьтәге райондашларыбыз гаять актив тормыш белән яши. Үзләре дә бихисап сәяхәтләрдә йөри, күрше төбәкләрдән мәртәбәле кунакларны да еш кабул итә.

Бүген Башкортстанның Илеш районы ветераннар советы безгә килде. Әле июль аенда гына Актанышның ветераннар оешмасы 25 кеше составында Башкортстанда булган. Районыбыз ветераннарын ул чакта «Алая роза» курортында кунак итәләр. Кунак ашы — кара каршы, ди бит халкыбыз! 


Башкортстанлыларны ике тугандаш республикаларыбыз чигендә, хозур табигатьле Сөн буенда каршыладык. Урындагы ветераннар оешмасының «Мирас» ансамбле очрашуны җыр-моңнары белән аеруча матурлады. Алга таба дуслык күперен данлаган очрашу Актанышның ветераннар йортында мул сый-нигъмәтле табын артында дәвам итте.

— Илеш районы ветераннар советы актив эшчәнлек алып бара, районда үткән барлык чараларда да катнаша, хаклы ялдагыларга төрле мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм күрсәтә, дип бәян итте Илеш районы ветераннар советының Яңа Аю башлангыч оешмасы рәисе Сәгыйть Мулләхмәтов.

— Без үзара ике тугандаш республика ветераннары бик дус һәм тату гомер итәбез. Очрашуларыбыз, гадәттәгечә бик күңелле үтә. Тәҗрибә уртаклашу, эшчәнлек үрнәкләре белән танышу максатларын да үз алдыбызга куябыз, ди районыбызның ветераннар оешмасы җитәкчесе, матбугат ветераны Нурулла Нурлыев.


Илеш районының Иске Кыргыз мәктәбенең тарих фәне укытучысы һәм белем учагы каршындагы музей директоры Илгиз Сәлимгәрәев белән әңгәмәләшәбез:

— Безнең мәктәптә 2011 елдан алып бик күркәм музей эшли. Биредә ветераннар советы белән дә күпсанлы чаралар үткәрәбез. Эшне бергә алып барабыз, ветераннарыбыз — тарихның тере шаһиты! 


— Актанышка сөенеп килдек, бик матур як, бик алдынгы як! Хезмәттәшлегебез алга таба да нәтиҗәле булсын. 


Үзебезнеке дә, Илеш төбәге ветераннарының барлык хезмәтләре дә изге һәм бик мөһим. Өлкәннәрнең рухи дөньясын баету, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау юнәлешендә алып барылган эшләр дә игътибарга лаек. Әлеге очрашу да дуслыкны данлады, ут күршеләрне очраштырды, күңелле аралашу бүләк итте.


Әйбәтне күрү рәхәт, сәламәт булып юллар үтү — үзе бәхет, дип фикерли өлкәннәребез.

Тулы фоторепортаж биредә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев