Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Югары Яхшыйда каһарманлык дәресе

Бу хакта даими авторыбыз, Югары Яхшый җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Әхәтов хат җибәрде.

Махсус хәрби операциядән ялга кайткан Руслан Рәхимов белән очрашу үткәрелде.

Очрашуны ачып, тарих укытучысы Әлфир Фәнзүр улы Флүнов илебездәге һәм дөньядагы вәзгыять турында фикерләрен житкерде. Руслан махсус хәрби операция, андагы тормыш турында сөйләде һәм балаларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Укучылар Руслан абыйларына концерт номерлары күрсәттеләр, теләкләрен теләделәр. 

Укытучылар коллективы да балаларга үгет-нәсыйхатләрен җиткерделәр, Русланга исән-имин, сау-сәламат әйләнеп кайтуын теләделәр. Бүләкләр тапшырдылар. Очрашу эчтәлекле, җанлы үтте.


Мондый чаралар хәзерге заманда балаларда ватанпәрвәрлек тойгысы тәрбияләү өчен бик кирәк һәм мөһим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев