Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Каенкай» балалар бакчасында чәчәкләр патшалыгы: Сабыйларны биредә көтәләр

Елмаеп-көлеп торган тәрбия учагына — балаларны киң колач белән кабул итәләр, бергәләп бакча культуралары, искиткеч чәчәкләр дә үстерәләр. Фотосурәттә 2нче кечкенәләр төркеме нәниләрен күрәсез.

Актанышның 6нчы санлы катнаш төрдәге «Каенкай» балалар бакчасы мөдире, Татарстанның атказанган укытучысы Йолдыз Нургалиева белән сөйләшүдән:

—Без «Каенкаебызда» ел саен шулай итеп төрле культуралар үстерәбез, 8 төркемгә бүлеп. Балаларыбыз тәрбияче апалары ярдәмендә үзләре орлыкларын карап чәчәләр, су сибәләр һәм шушындый матур уңышларына сөенеп фоторәсемнәргә төшәләр.

Бу безнең эксперименталь мәйданчык булып тора. Тәрбияләнүчеләребезгә авыл хуҗалыгы һәм бакча культуралары хакында аңлату өчен — яхшы тәрбияви чара!!!

Чәчәкләр дә күпләп үстерелә бит сездә, ә ландшафтка карасак  хәйран калырлык, Йолдыз Сәетовна!

 

— Безнең территория, шөкер, бик зур! Чисталыкта һәм пөхтәлектә тотабыз. Чәчәкләр патшалыгын да ел саен үзебез ясыйбыз. Матурлыкка сокланып, җәй әйләнәсенә тырышабыз. Балалар бик булыша. Иртә яздан тюльпаннар, чалмабашлар ата башлый, октябрь аеның ахыргы көннәренә кадәр бакчабызны бизәп аллы-гөлле чәчкәләребез үсә.

Җәй — ул чәчәкләр, матурлык, яхшы кәеф һәм вакытны бушка уздырмау, дигән сүз. Шуны истә тотып, Актанышыбызның һәр почмагында диярлек матурлык тудыручылар табыла. Сезнең игътибарыгызга райондашларыбызның чәчәкләр белән бизәлгән йорт-ихаталарының, оешма-учреждениеләрнең шушы күркәм күренешләрен чагылдырган фотосүрәтләрне тәкъдим итеп торырга омтылабыз. Үзегез дә төшереп җибәрү мөмкин. Сез дә аларга карап хозурланып, сокланып алыгыз әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев