Карлар көрим!
Карлар көрим мин кыш буе.
Карлар көрим һәр көнне,
Үчекләшеп ява алар. Көннәрен, һәрбер төнне.
Арабызда тәүлек буе
Аяусыз көрәш бара,
Кем җиңәсен, җиңеләсен
Менә син әйтеп кара.
Явып карый карлар матур
Булып һәр җирне сарып.
Мин дә бирешмичә йөрим
Тырышып көрәп барып.
Кайчагында ярсый-ярсый
Ачуланып-котырып,
Алар миннән үчләр ала
Бар җирне дә тутырып.
Кайвакытны ике як та
Туктап яллар итәбез,
Әмма көрәш тынып тормый,
Тагын кызып китәбез.
Көрәш бара, кем алыр да
Кем-кемне егып салыр,
Шул бик ачык,бу алышу
Язларга кадәр барыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев