Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Өлкәннәр ункөнлегенә старт бирдек

Бүген матур традицияне дәвам итеп яшьләр үзәгендә өлкәннәр декадасы уңаеннан чаралар оештырылды.

Биредә районыбыз башлыгы Ленар Зарипов, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова һәм муниципалитетның ветераннар советы рәисе Нурулла Нурлыев та катнаша.

Бинаның фойе өлешендә кабактан әзерләнгән сый-нигъмәтләрдән, төрле бизәкләрдән, кул эшләнмәләреннән торган күргәзмә эшләде. Һәр авыл җирлеге ныклы әзерлек белән килгән иде. Музыкаль композицияләр бәйрәм рухы өстәде.

Эшлекле чара тамашалар залында пленар бүлек белән дәвам итте. Әлеге вакытта башкарылган хезмәтләргә нәтиҗә ясала, яңа максатлар билгеләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев