Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Редакция нәни кунаклар кабул итте

Бүген Актанышыбызның «Каенкай» балалар бакчасы балалары һәм тәрбияче апалары редакциябездә кунакта булдылар.

Кунакларны шатланып каршы алдык. Редакция буйлап экскурсияне веб-мөхәрриребез, үткен каләмле журналист Ләйсән Газизова алып барды. 

Телевидение, газета, радио һәм «Актаныш-информ» сайты эшчәнлеге хакында белү, үзләрен дә ТВ, радиотапшырулар студияләрендә диктор буларак туган телдә шигырьләр укып карау балаларга бик ошады,

мәкаләләр, полосалар һәм әзер гәзит барлыкка килүенең төп этаплары да бәян ителде. «Актаныш-информ» сайты һәм социаль челтәрләрдәге каналлар турында да балалар кызыксынып тыңлады. Фотоаппарат та — кызыксындырды аларны.

Башта читенсенеп кенә торсалар да, балалар безнең эш турында, материал чыгару серләрен, сайт яңалыкларын, хезмәткәрләребезнең профессия үзенчәлекләре турында бик кызыксынып һәм игътибар белән тыңладылар.

Алар биредә кемнәр эшләвен, хезмәткәрләрнең нинди вазыйфа башкаруын белделәр. «Журналист кем ул?» дигән сорауга нәни кунакларның җаваплары тиз генә табылды. Шулай да бу һөнәрне һәм аның җәмгыятьтә мөһим роль уйнаганын күбесенең аңлавы ачыкланды. Журналистиканың әһәмияте, аның киләчәге, кеше тормышында мәгълүматның роле турында балалар белән күңелле әңгәмә дә корылды.

Журналистлар бертуктаусыз мәгълүмат җыялар, аны тиз арада язалар, үзләре үк фотога, видеога да төшерәләр. Кыскасы, редакциядә эшләр өчен рус һәм татар телләрен, компьютерны бик яхшы белергә, грамоталы, коммуникатив, өлгер һәм түзем, өстәвенә тормышның һәр өлкәсендәге яңалыклардан хәбәрдар булырга кирәк! Ә инде бала-чаганың безнең эш белән кызыксынулары, сораулар ишетү бигрәк тә күңелләргә өмет-рәхәтлек бирә.

Редакциядә кунак булу балалар өчен онытылмас хатирәләр калдыргандыр, дип уйлыйбыз. Сабыйларның кызыксынучан халык булуын без барыбыз да беләбез, аларга әйләнә-тирәдәге бөтен нәрсә кызык. Һәм бу очрашу очраклы түгел. Кем белә, бәлки, редакциядә кунакта булган «Каенкай» лыларның берәрсе киләчәктә журналист һөнәрен сайлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев