Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сусыз яшәү мөмкин түгел!

Актаныш районында су белән тәэмин итү нинди оешма карамагында хәзер? Кыскасы, игътибарлы һәм уяу булыйк, җәмәгать.

1 октябрьдән якташларны су белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәт күрсәтү «Коммунсервис-Актаныш» җәмгыятенә тапшырыла. «Коммунсервис-Актаныш» ҖЧҖдә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты тарафыннан расланган тариф буенча 1 кубометр су бәясе 37,02 сум тәшкил итәчәк.

  • Барлык сораулар буенча 8(85552)3-09-24 телефоны аша мөрәҗәгать итә аласыз.

Татарстанлылар ТКХ өчен түләүләрне исәпләгәндә тарифлар турында белә һәм башка өлкәләрдә өстәмә түләүләр турында көнүзәк сорауларын кайнар элемтә аркылы да бирә ала. Мөрәҗәгатьләрне ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының кайнар линиясе кабул итә икән.

  • Райондашларга коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә (электр, җылылык, газ -су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу һәм каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә төбәк операторлары өчен тариф хисаплаганда билгеләнгән тарифларның үтәлешен контрольдә тоту мәсьәләләренә) бәйле сораулар белән (843) 236-36-36 телефоны буенча шалтыратырга мөмкин

МАТЕРИАЛГА КУЛ КУЙГАНДА:
Су счётчикларын алмаштыруда кемгә ташламалар каралган?

Сирина, Актаныш авылы.

— Хәзерге законнар нигезендә өстенлеккә ия кешеләр бар, алар өчен су счетчиклары алмаштыру бушлай. Болар: Бөек Ватан сугышы ветераннары, аз керемле гаиләләр, беренче һәм икенче төркем инвалидлары, инвалид балалы гаиләләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев