ВӨҖДАНЫ – ПАКЬ, ЙӨЗЕ – АК
Районыбызда изге хезмәтләре, ихлас гамәлләре белән данлы шәхесләребезнең берсе — Фәйрүзә Разетдинова.
Ветеран, педагог, мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә эшләгән. Хәзерге вакытта, өлкән яшьтә булуына карамастан, районның инвалидлар оешмасын җитәкли.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән якташларыбызның барысы да үз проблемаларын хәл итү юлларын эзләгәндә аңа мөрәҗәгать итәләр. Фәйрүзә Сөнгатовна аларның үтенечләрен социаль яклау, җирле үзидарә органнары бүлегенә җиткерә, бергәләп аларны хәл итү мөмкинлеген эзли, кирәк чакта иганәчеләрне дә таба.
Ул инвалидлар оешмасының спорт командасын һәм үзешчән сәнгать коллективын булдырган зат. Команда берничә ел рәттән республика дәрәҗәсендәге ярышларда призлы урыннар яулады. Инвалидлар җәмгыяте грантлар алуда һәм төрле конкурсларда актив катнаша.
Игелекле эшләрегез мул булуы яшь буынга — зур үрнәк, Фәйрүзә апа!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Фэйрузэ Сонэгат кызы игелекле,талэпчэн,намуслы ветеран-олуг зат инде ул.Максатына,изге гамэллэр кылырга,ярдэмлэгергэ hэрвакыт эзер кеше.Сэламэтлек узенэ,хэерле гомерлэр.
0
0