Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җылы сүз җан эретә: Актаныш районының инвалидлар оешмасының агитбридасы концерт куйды

Изгелек, мәрхәмәтлек, шәфкатьлеклелек... Кеше яшәгән саен бу сүзләрнең мәгънәсен күбрәк аңлый, тирәнрәк төшенә. Борынгылар, кешегә кылган изгелегең, аның рәхмәте сиңа икеләтә әйләнеп кайтыр, дигән. Тирә-юнебездә миһербанлы, изге күңелле, игелекле кешеләр шактый.

Күңел төшенке вакытта юатып әйткән бер җылы сүз, бер ягымлы караш та кешеләрнең йөрәкләренә күпме өмет өсти. «Кеше күңеле пыяла — саксыз тисәң, уала», — дип юкка гына әйтмәгәннәр. Ә өлкәннәр күңеле бигрәк тә сак. Алар күңеле яшәгән саен сагая, нечкәрә бара. Өлкән кеше бит әле тәрбиягә генә түгел, җылы сүзгә, якты карашка да мохтаҗ. Бүген районыбызның инвалидлар оешмасы Пучы картлар йортында яшәүчеләрне концерт программасы белән шатландырды. Концертны, агитбригаданы төп оештыручы — районның инвалидлар оешмасы җитәкчесе, изге гамәлләре белән абруйлы якташыбыз Фәйрүзә Разетдинова. 


Өлкән яшьтәгеләргә бай программалы мәдәни ял оештырганнары өчен интернатның реабилитологы Алсу Шәмсиева рәхмәт әйтте һәм фикерләрен җиткерде:

— Өлкәнәйгән көндә язмышларның ничек үзгәреп китәчәген берәү дә белми. Ни кызганыч, касыйберләр картаеп барганда ялгызы да торып калырга мөмкин. Ул чакта инде картлар йорты сыеныр урынга әйләнергә ихтимал. Анда, ни дисәң дә, җылы аш, чистә урын-җир, хәстәрләүче кешеләр бар. Әби-бабайларның күңелләрен күреп, яңа көнгә өмет уятып шундый күңелле программа ясаганнары өчен бик зур рәхмәт, диде Алсу Наил кызы.

Өлкәннәр белән очрашу җылы, якты һәм истә калырлык булды. Фәйрүзә Сөнгат кызы картлар һәм инвалидлар йортына игелекле иганәче булган Бикчәнтәй авылында яшәүче Раян Нәбиевтан күчтәнәч итеп бал тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев