Әтәс авылы халкы махсус хәрби операциядәге солдатларга машина алырга акча җыйды
Актаныш районында туып-үсеп, хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә хезмәт итүче райондашыбыз Илшат Шакировтан «Актаныш хәрәкәте» волонтерларына ярдәм сорап гариза кергән иде.
Райондашыбыз Илшат Илдар улы (позывное «Пастух») пилотсыз системалар взводында хезмәт итә. Сугышчан бурычларын уңышлы башкару өчен солдатларга 450–500 кублы двигателле квадроцикл; «Нива Пикап» яки яхшы хәлдәге гади «Нива» автомобиле кирәк. Бу техникаларны сатып алу өчен ким дигәндә 500 000 сум акча таләп ителә.
Әтәс авыл җирлегенә караган 6 авыл халкы әлеге мөрәҗәгатьне игътибарсыз калдырмады. Авыл җирлеге башлыгы Эльвира Насыйрова белән авыл китапханәчесе, ветераннар оешмасы җитәкчесе Мәүҗидә Гарипова авыл халкын, читтә яшәүче авылдашларны бу игелекле гамәлгә җәлеп иттеләр. Әтәслеләр бердәм көч белән «Нива» машинасы сатып алырга ярдәм китергәннәр. 122500 сум акча җыеп бүген «Актаныш хәрәкәте» волонтерларына тапшырдылар.
Үз изгелегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын. Кайгы-хәсрәтләр күрмичә, сәламәтлектә, җан тынычлыгында яшәргә язсын! Аз акча түгел. Егетләргә файдасы тисен!-ди волонтерлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев