Актаныш

Актаныш районы

16+
Игелекле Актаныш

Яңа Әлем мәктәбе укучылары ярминкәдән кергән акчаларга дару сатып алып МХОдәге егетләргә җибәргән

«Көзге игелек атнасы»нда Яңа Әлем мәктәбендә ярминкә үткәргәннәр.

Укучылар ярминкәдә үз көчләре һәм әти-әниләре ярдәмендә ясаган кул эшләрен, өйдә пешереп алып килгән тәм-томнарын сатканнар. Әлеге игелекле гамәлне директорның тәрбия эшләре буенча киңәшчесе Айсылу Шакирова оештырган. Аның тәкъдимен мәктәп дирекциясе, сыйныф җитәкчеләре хуплап алган.  Ярминкәдән кергән акчаларга дарулар, башка медицина кирәк-яраклары сатып алганнар. Әлеге медикаментларны махсус хәрби операциядә яраланган якташларыбыз дәвалана торган госпитальләргә озатканнар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев