Игелекле гамәлгә җиде ел
Игелекле Актаныш

Игелекле гамәлгә җиде ел

Иске Кормаш җирлеге халкыннан җыелган гошер сәдакасын Пучы картлар йортына тапшырып кайттылар.

Иске Кормашта әлеге күркәм традициягә нәкъ җиде ел элек ветераннар Советы рәисе Рәмзия Латыйпова нигез сала. Шул вакыттан бирле көз җитеп, уңыш җыеп алынгач, авыл халкы үзенең муллыгын өлкәннәр белән уртаклаша. Ел саен игелекле гамәлгә кушылучылар саны арта, җирлек халкы кулыннан килгәнчә ярдәм күрсәтергә тырыша.

Игелекле гамәлгә җиде елПучы картлар йорты коллективы да Иске Кормаштан килгән кунакларны ел саен көтеп ала. Биредә күрсәткән ярдәмнәре өчен авыл халкына рәхмәт сүзләрен җиткерәләр.

Саваплы эшне башлап җибәргән һәм ел саен оештырып килгән Рәмзия апа Латыйповага, тормыш иптәше Рәшит абыйга, мәрхәмәтле, юмарт һәм киң күңелле Иске Кормаш җирлеге халкына олы рәхмәт белдерәбез, -ди җирлек башлыгы Дилбәр Вәлиева.

Игелекле гамәлгә җиде елГошер сәдакасын Пучыга үз техникасы белән илтеп тапшырган Айдар Билаловка, продукцияне төяүдә ярдәм иткән мәдәният хезмәткәрләренә, Марат Каримовка да рәхмәт сүзләре юллады Дилбәр ханым.

Изге гамәлдә катнашкан һәркемгә Аллаһның рәхмәте яусын. Кылган игелекләрегез Ходай тарафыннан әҗер-савап булып, үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын. Мондый матур һәм саваплы традицияләр дәвамлы булсын!


Нет комментариев