Актаныш районында матур бер традициягә әйләнгән «Мәктәпкә әзерләнергә булыш» акциясе кысаларында балаларга ярдәм күрсәтү дәвам итә.
Белем көнендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин ике кечкенә райондашыбызга бәйрәм шатлыгы бүләк итте. Ул 8 нче сыйныфка укырга баручы Фәүзиягә һәм быел тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән Рөстәмгә үзенең материаль ярдәмен һәм уку өчен кирәкле бүләкләрен тапшырды.
Яшь райондашларыбызны бәйрәм белән Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов та Белем көне белән тәбрик итте һәм яңа уку елында зур уңышлар теләде.
Нет комментариев