«Мәктәпкә әзерләнергә булыш»: Яңа Кормаш балалары бүләкләр алды
Игелекле Актаныш

«Мәктәпкә әзерләнергә булыш»: Яңа Кормаш балалары бүләкләр алды

Яңа Кормаш башлангыч мәктәбендә яңа уку елы башланды. Быел монда 5 укучы белем алачак, балалар бакчасына 7 нәни йөри, ә 1 нче сыйныфка ике бала укырга керде. Бәләкәй генә булса да, коллектив бик тату, монда һәр бала игътибарда, һәр бала үзен туган йортындагы кебек хис итә.

«Мәктәпкә әзерләнергә булыш» акциясе кысаларында, һәр елдагыча, якташыбыз Илдар Халиков балаларны бүләкләр белән сөендерде. Ул укучыларның һәрберсенә мәктәп кирәк-яраклары, эш дәфтәрләре тутырылган сумка тапшырды. Балалар бакчасы нәниләренә дә шөгыльләрдә кирәк булачак әйберләр, эш дәфтәрләре салынган сумкалар бирелде. Балаларның шатлыгы чиксез— күзләре янып, йөзләре елмаеп, үзләренең яңа уку әсбапларын кулларына алдылар.

«Мәктәпкә әзерләнергә булыш»: Яңа Кормаш балалары бүләкләр алды

Белем бәйрәме көнендә бүләкләрне балаларга Рәсүл Харисов белән аның хатыны Рәмзия апа тапшырды. Шулай ук бүләкләр әзерләп килгән «Әнәк» агрофирмасы җитәкчелегенә, авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия ХамматуллинагаРиназ хәзрәткә балалар, әти-әниләр һәм мәктәп-бакча коллективы исеменнән бик зур рәхмәтләребезне белдерәбез, – ди укытучы Фәридә Хафизова.

«Мәктәпкә әзерләнергә булыш»: Яңа Кормаш балалары бүләкләр алды

 


Нет комментариев