2026 елда хезмәт яшендәге гражданнар өчен яшәү минимумы 17 547 сум
Татарстанда киләсе елга яшәү минимумы күләме билгеләнде.
2026 елда аның суммасы халыкның төрле категорияләре өчен төрле булачак. Яшәү минимумы нәрсә ул? Яшәү минимумы – ул кешенең төп тормыш ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен кирәкле сумма. Гади генә әйткәндә, бу – ипи, сөт, шикәр, май, яшелчә һәм җиләк-җимеш кебек азык-төлек продуктларын сатып алырга, шулай ук торак-коммуналь хезмәтләрне дә кертеп, төп хезмәтләр өчен түләргә мөмкинлек бирә торган минималь керем.
Яшәү минимумы нәрсәгә йогынты ясый?
Социаль пособиеләр, стипендияләр һәм кайбер башка түләүләр яшәү минимумы күләменә бәйле. Ул халыкның төрле төркемнәре өчен аерым билгеләнә, чөнки олы кешенең, баланың һәм пенсионерның ихтыяҗлары сизелерлек аерыла.
Яшәү минимумы күләме ел саен яңадан карала һәм алдагы ел күрсәткеченнән түбән була алмый. Һәр төбәк аны, үзенең социальикътисади шартларыннан чыгып, мөстәкыйль рәвештә билгели.
2026 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда яшәү минимумы, 1 025 сумга артып, 16 098 сум тәшкил итәчәк.
2026 елга түбәндәге яшәү минимумы билгеләнде: Татарстанда гомуми яшәү минимумы – 16 098 сум; хезмәт яшендәге гражданнар өчен – 17 547 сум; пенсионерлар өчен – 13 844 сум; балалар өчен – 15 615 су
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев