88 яшьлек пенсионер хатын-кыз мошенниклар корбаны булган
Лениногорскида яшәүче 88 яшьлек пенсионер хатын-кыз мошенниклар корбаны булган һәм 170 мең сум акчасын, 1800 долларыннан колак каккан.
Җинаятьчеләр, үзләрен «Таттелеком " хезмәткәрләре дип таныштырып, элемтә хезмәтләренә килешүне озайту сылтавы белән хатын-кызның конфиденциаль мәгълүматларын, СМС кодларын һәм паспорт мәгълүматларын әйттерә. Аннары әбигә ялганчы-хокук саклау органнары хезмәткәре шалтырата, ул аны барлык кулдагы акчаларны «коллегасына» тапшырырга күндерә.
Бу "коллега" соңыннан таксист булып чыккан. Машина йөртүче сүзләренә караганда, ул сумканың эчендә нәрсә икәнен белмәгән һәм заказ бирүчеләр кушуы буенча гына аны Казанга илткән. Анда акчаларны чын мошенниклар алып, билгесез юнәлештә качып киткәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев