Казанда күп катлы йортка яшен шары кергән
7-8 июль төнендә Татарстан башкаласында көчле яңгыр яшенләп яуган
Яшен уты Краснококшайский урамындагы йортларның берсенә эләккән: фатирларның берсендә янгын чыккан. «Татар-информ» язуынча, яшеннән соң, аш бүлмәсендәге плитәгә ут капкан. Йорттан 20 кешегә урамга чыгып китәргә туры килгән. Янгын сүндерүчеләр килгәнче үк ялкынны сүндерә алганнар.
Көчле, яшенле яңгырдан соң башкала урамнарнын су да басты. Мамадыш тракты, Ямашев проспектында төшерелгән видеоларны телеграм-каналларга юллаганнар.
Бүген, 8 июльдә, Татарстанда яшенле яңгырлар кабат көтелә, 30 градуска кадәр эссе булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев