Актаныш

Актаныш районы

16+
Ишеттегезме әле?

Кеше тормышына бәя бирергә кирәкми: 31-7 февральгә йолдызнамә

Кучкар (21 март – 20 апрель) Үз максатларына ирешкән кешеләргә карап көнләшергә кирәкми. Сез әле үз юлыгызның башында гына. Тиздән сез дә шул дәрәҗәгә менәрсез. Шуңа башкаларга күз салмыйча, үз юлыгызны дәвам итегез.

 

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Барысы да сез теләгәнчә булачак, һичшиксез моңа ышаныгыз. Әлегә тормыш арбасы дөрес якка борылмаган сыман тоелса да, ахыр чиктә сез дөрес юлга чыгарсыз. Артык борчылу урынсыз.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Үз хатаңны таный белү акыллыларга гына хас сыйфат. Тәкә сыман кире бетәргә киңәш ителми. Әгәр үзегезнең хаксызлыгыгызны аңлыйсыз икән, чит фикер белән килешегез. Дәрәҗәгез күтәрелер. 

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Яратырга өйрәнегез. Бөтен әйберне: күктән төшкән кар бөртеген, тынгысыз өргән эт тавышларын, җәмгыять транспортындагы берөзлексез бәхәсләшкән кешеләрне һ.б. Бу күренешләрне башка ягын күрергә генә кирәк.

Арыслан (23 июль – 23 август) 
Тормышны катлауландырудан качыгыз. Җитәр “болай булса ни булар”, “тегеләй эшләсәм, ни чыгар” дип баш ватырга. Барысы да ничек язган, шулай булачак. Тормышка ышаныгыз.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Хатасыз тәҗрибә тупланмый. Алар күбрәк булган саен кызыграк. Нигә? Чөнки тормыш ничек кенә борылса да, сез һәрвакыт чыгу юлы таба беләчәксез. Бу әйбәт түгел мени?

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Тиздән колагыгызга бер “сер” килеп ирешәчәк. Ватык телефон “элемтәсе” сездә өзелсә, әйбәтрәк булыр. Кеше тормышына бәя бирергә кирәкми. Бар игътибарны эшкә юнәлтегез.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Намус - сезнең гамәлләрегезне ныклап тикшерүче. Башкалар фикерен ишетмәмешкә салышсагыз да, намустан кача алмассыз. Тиздән ул сезгә бер мәсьәләдә ярдәм итәчәк.

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь )
Интернет һәм, гомумән, мәгълүмат дөньясыннан бер-ике көнгә арынып торыгыз. Беренче көнне барысы да сезне югалткан сыман тоелыр, авыр булыр.Ләкин соңыннан үзегезгә дә ошап китә. Рухи ял – иң файдалы ял.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Хәзер җылы диңгез ярында рәхәтләнеп ял итәсе иде. Шулаймы, кәҗәмөгезләр? Ләкин әлегә кышкы кояшка гына карап “кызынып” була. Уйлар инде күптән июнь аенда булса да, бүгенгә җиң кызганып эшләргә кирәк.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Иң авыр көрәш – үз-үзең белән. Шуңа әлеге сугышны башларга да кирәкми. Бар адымнарны кемдер теләгәнчә түгел, ә йөрәгегез кушканча сайлагыз. Шул вакытта барысы да яхшы булыр.

Балык (19 февраль – 20 март)
Үзегезне бәхет кошы тоткан сыман хис итәрсез. Бар авырлыклар югалыр, күптән “өстерәлеп” килгән мәсьәләләр үзеннән-үзе чишеләр. Кем молодец? Сез молодец!

Тулырак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев