Актаныш

Актаныш районы

16+
Ишеттегезме әле?

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ринат абый Таҗетдиновның хатыны да вафат

Татар театрының бик якын һәм хөрмәтле кешесе, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ринат абый Таҗетдиновның хатыны Рәйсә Измаил кызы вафат булды.

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры коллективы исеменнән кызларының, туганнарының, дусларының тирән кайгыларын уртаклашабыз.

Ходай Сезгә тирән хәсрәтегезне күтәрә алырдай көч, сабырлык бирсен! Җаны тыныч, урыны җәннәттә булсын.
 

дип язалар Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры сайтында. 

Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лау­ре­а­ты, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, СССР­ның Дәү­ләт бүләге лау­ре­аты, М. Сәлимҗанов исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, «Алтын битлек» Россия милли театраль премиясенең беренче лауреаты Таҗетдинов Ринат Арифҗан улы 2024 елның октябрь аенда якты дөнья белән хушлашты. Аңа 86 яшь иде.

Тулырак: https://aktanysh-rt.ru/news/kese-kita-yry-kala/rinat-taetdinovny-songy-iulga-kamal-teatrynnan-ozatacaklar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев