Актаныш

Актаныш районы

16+
Ишеттегезме әле?

Җырчы Гөлназ Асаеваның иҗат төркеменә аю ташланган

Инцидент табигать кочагында булган, зыян күрүчеләр бар.

Башкортостанның атказанган артисты, җырчы Гөлназ Асаева тыелган социаль челтәрдә коточкыч яңалык белән уртаклаша, видеода иҗат төркеме белән табигатьтә ял иткәндә аю ташлануы турында сөйли. 

 

Кызлар, егетләр учак ягып ит кыздырырга керешәләр. Гитарага җырлар җырлыйлар. Шулвакыт видеода алар янына зур, йонлач аю йөгереп килгәне күренә. 

Аю кеше тавышлары һәм ит исенә таба килгән булса кирәк. Кадр артында «Качыгыз!» дигән сүзләр ишетелә. Кызганыч, зыян күрүчеләр дә бар. Алдагы фотода ир кешенең ашыгыч ярдәм машинасында утыруы күрсәтелә, аның күлмәге канга баткан. Аны җырчының концерт директоры ди белүчеләр.

Гульназ Асаева, запрещенная соцсеть

Ары таба ниләр һәм бу вакыйганың кайда булганы әлегә әйтелми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев