Актаныш

Актаныш районы

16+
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

Актанышның яшь инспекторы төбәкара чемпионатта районыбызны лаеклы тәкъдим итте

«Алтынчәч» балалар бакчасына йөрүче Амерзьянов Павел Владиславович VII регионара «Яшь мастер» чемпионатында катнашты һәм «Иң коммуникатив ЮХИДИ инспекторы» исеменә лаек булды.

 

 

 

Быелгы VII регионара «Яшь мастер» чемпионаты иң сәләтле, оста балаларны җыйды. «Юл хәрәкәте иминлеге» компетенциясендә безнең районны Амерзьянов Павел Владиславович тәкъдим итте.

Яшь катнашучы юл хәрәкәте кагыйдәләрен тирәнтен белүе белән беррәттән чын артистлык сәләтен дә күрсәтте. Бәйге сынаулары йомгаклары буенча Павел махсус номинациягә лаек булды. Ул 13,1 балл туплап, «Иң коммуникатив ЮХИДИ инспекторы» исемен яулады.

Мондый югары дәрәҗәдәге чыгышта команданың тырышлыгы зур. Катнашучыга ярдәм итү һәм техник яктан тәэмин итүне волонтерлар Сафиуллин Самат һәм Хәкимова Лиана, шулай ук техник эксперт Дәүләтшина Инзиля Марселевна башкарды.

Павелны һәм аның остазларын лаеклы җиңүләре белән тәбрик итәбез! Аңа куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнүдә уңышлар һәм яңа якты җиңүләр телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев