Актаныш

Актаныш районы

16+
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

Актанышта «Имин көпчәк» районкүләм бәйгесе уза

Бүген Актаныш районында юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау максатыннан «Имин көпчәк» районкүләм бәйгесе оештырылды. Чарада ЮИД отрядлары үз осталыкларын һәм белемнәрен күрсәтә.

Актаныш районында узучы «Имин көпчәк» бәйгесе елдан-ел киңрәк колач ала. Быел анда районда эшләп килүче 23 ЮИД (юл хәрәкәте яшь инспекторлары) отрядының 22се катнашу өчен заявка биргән.

Бәйге кысаларында катнашучылар алты этапта көч сынаша. Алар арасында юл йөрү кагыйдәләрен белүне тикшерүче теория һәм практик мәйданчык, велосипедта йөрү осталыгы, медицина ярдәме күрсәтү, сәхнә чыгышлары, шулай ук «Өйгә имин юл» дип аталган соңгы этап бар.

Чара барышында укучылар юл йөрү кагыйдәләренә багышланган мультфильмнар да карый алачак. Бәйге тәмамланганнан соң, катнашучыларны бүләкләү тантанасы узачак.

Җиңүчеләр өчен кыйммәтле бүләкләр каралган: беренче урынга — велосипед, икенче урынга — кечерәк велосипед, өченче урынга — махсус конуслар җыелмасы. Моннан тыш, һәр катнашучыга истәлекле бүләкләр — блокнотлар, махсус накидкалар һәм рюкзаклар тапшырылачак.

ЮХИДИнең Актаныш районы буенча профилактика бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова билгеләп үткәнчә, бәйгедә 12 яшькә кадәрге укучылардан торган командалар катнаша. Һәр команда дүрт кешедән — ике егет һәм ике кыздан тора.

— Безнең төп максат — балаларны юлларда имин йөрергә өйрәтү, аларда җаваплылык хисе тәрбияләү, — дип ассызыклады ул.

Оештыручылар барлык катнашучыларга һәм ЮИД отрядлары җитәкчеләренә уңышлар тели. Балаларга — имин юллар, ә чыгышларында ышаныч һәм активлык юлдаш булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев