Актаныш

Актаныш районы

16+
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

«Алтынчәч» балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре «Белая» автошколасында кунакта

Автошколага ничә яшьтә укырга баралар? Әлеге сорау «Алтынчәч» балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен чын тикшеренү темасына әверелде. Тәрбияче Кәдрия Вәсим кызы Әдгамова җитәкчелегендә алар районыбызда эшләп килүче «Белая» автошколасына экскурсиягә юл тоттылар.

Юлга чыккан мизгелдән үк нәни «блогер»ларның сораулары арта барган, ди тәрбияче. Балалар юлдагы хәрәкәтне күзәтеп, юл билгеләренә игътибар иткәннәр, аларның ни өчен кирәк булуын, кайда һәм кем тарафыннан куелуын ачыкларга тырышканнар. Бу сорауларга алар автошкола инструкторлары — Гараев Ильнар Ильшат улы һәм Шайхиазиев Алмаз Альберт улыннан тулы җаваплар алган.


Балалар автошколага килеп җиткәннәрен дә сизми калган: бер сорау икенчесен тудырган. «Юл билгеләрен кем өйрәтә соң? Әллә балалар үзләре кызыксынамы?» — дигән сорау да туды. Әлбәттә, бала кызыксына, әгәр дә аның күңелендә шул кызыксыну уята белсәң.
Бу юнәлештә Кәдрия Вәсим кызының хезмәте аеруча зур. Ул ЮХИДИ бүлеге оештырган бәйгеләрдә еллар дәвамында актив катнаша, призлы урыннар яулый, юл билгеләрен өйрәнү буенча үз программасын булдырган, замана белән бергә атлаучы, яңалыкка омтылучан тәрбияче. Аның эшчәнлеге балаларда төгәллек, игътибарлылык һәм җаваплылык сыйфатларын формалаштыра.


Автошкола ишегеннән керүгә үк кунакларны инструкторлар һәм ГБУ «БДД» бүлекчәсе җитәкчесе Ләйсән Рәдифовна Мөхәмәтова каршы алды. Стеналарда урнаштырылган юл билгеләре балаларның тагын да зуррак кызыксынуын уятты — сораулар яңгырады.


Экскурсия барышында балалар манекен белән таныштылар, имтихан тапшыру өчен кулланыла торган уку әсбапларын карадылар, компьютерлар артына утырып та сынап карадылар. «17 яшь тулгач, без дә укырга киләбез», — дип белдерде алар.


Очрашу ахырында автошкола җитәкчесе Андерьянова Рушания Камил кызы балаларга истәлекле бүләкләр — блокнотлар һәм ручкалар тапшырды. Балалар исә блокнотның беренче битенә үк исемнәрен һәм «АВТОШКОЛА» сүзен язып куйдылар, зурларча рәхмәт әйтеп, күтәренке кәеф белән саубуллашып кайтып киттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев