Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

Автомогоборье-2024: Укучылар һәм студентлар машина йөртергә өйрәнгәнче үк осталыкларын сынап карады

Бүген «Белая» автомәктәбе базасында 16-18 яшьлек кызлар һәм егетләр «Автомогоборье-2024» бәйгесендә көч сынашты.

Укучылар һәм студентлар әле машина йөртү таныклыгы алу өчен автомәктәптә укыйлар гына.

Әмма шуңа да карамастан юл йөрү кагыйдәләренбелүләрен, машина йөртү осталыкларын сынап карарга кыюлык белдергәннәр. «Автомогоборье-2024» конкурсының беренче этабында курсантлар юл йөрү кагыйдәләрен белүләрен тест аша тикшерделәр. Икенче этапта технология техникумының гамәли мәйданчыгында автомобиль белән идарә иттеләр. 

Конкурс «Куркынычсыз сыйфатлы юллар» милли проектының «Юл хәрәкәте иминлеге» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә. Конкурсны үткәрүнең максаты: юл-транспорт һәлакәтләрен һәм балалар арасында юл-транспорт травматизмын профилактикалау; юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау; яшьләр арасында иң яхшы катнашучыларны ачыклау.

Конкурсның бурычы- юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүне ныгыту, автомобиль белән идарә итү күнекмәләрен камилләштерү; балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр арасында физик культура һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау; ял итү формасы буларак спортның техник төрләренә яшьләрнең игътибарын җәлеп итү; булачак автомобильчеләр белән аларны юл хәрәкәтендә катнашучыларның йөртү осталыгын арттыруның югары формасы буларак автомобиль спортына җәлеп итү буенча эшне активлаштыру.

ЮХИДИның пропаганда бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова бәйгедә катнашучыларга уңышлар теләде, җиңүчеләргә истәлек бүләкләре, дипломнар тапшырды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев