Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

Балалар иминлеге — төп бурыч

Актив хәбәрчебез, ЮХИДИ Актаныш районы буенча профилактика бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтовадан яңалык кабул иттек.

Иске Кормаш мәктәбендә укучылар белән юл йөрү кагыйдәләрен ныгыттык, профилактик әңгәмә корып, кызыксындырган сорауларына җаваплар бирдек.

Мәктәптә бирелгән тәрбия ата- аналар тарафыннан ныгытылса, уртак эшчәнлекнең нәтижәсе дә уңай була. Иске Кормаш авылында укучылар юл кагыйдәләрен төгәл үти, «кыйммәтле юл уенчыкларына» да кызыкмыйлар. 

Юл йөрү кануннарын ныклап өйрәнеп, килэчэктэ яхшы, үрнәк шофёр булу теләге аларда хакимлек итә. Укучылар белән очрашу ата- аналар җыелышы белән дәвам итте. Барлык ата- ананың, укытучыларның теләге — балалар иминлеге, аларның яшәеш хәвефсезлеге!

Ахырдан тематик брошюралар өләштек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев