Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

«Бүләк»тә ял итүчеләр юл кагыйдәләрен өйрәнә

Икенче көн рәттән «Бүләк» ял һәм сәламәтләндерү лагеренда балалар юл йөрү кагыйдәләренә багышланган белемнәрен исләренә төшерделәр, ныгыттылар.

 


ДАИ бүлеге җитәкчесе, полиция капитаны Р.Р.Шәмсиев балаларны үз тормышларын куркыныч астына куймаска,яшь җитмичә техник чаралар белән идарә итмәскә чакырды. Кичке вакытта кирәк булган яктылык кайтаргыч элементларга багышланган әңгәмә бик матур "Фликер- флешмоб" белән төгәлләнде. Һәр укучы фликерга ия булды.


Икенче көнне «Балачакның игелекле юлы" газетасы белән якыннан танышып биремнәрен үтәделәр, укып таныштылар һәм отрядлар үзләре дә бу газета үрнәгендә стенд-газета чыгардылар.Юл билгеләре белән ситуацияләр күрсәттеләр, юл билгеләренен ни өчен кирәклеген аңлаттылар.

Алдынгы отрядларга Л.Р.Мөхәмәтова истәлек бүләкләре тапшырды.Балаларның яллары күңелле дә, файдалы да уза.

Юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәгез, игътибарлы булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев