Актаныш

Актаныш районы

16+
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

«Игътибар, балалар!»: Актанышның беренче сыйныфлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен гамәлдә өйрәнә

25 августтан 7 сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасында, шул исәптән Актаныш районында «Игътибар, балалар!» акциясе уза. Аның төп максаты- яшь җәяүлеләргә һәм аларның әти-әниләренә яңа уку елы башында юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген искә төшерү.

Актанышның 1 нче санлы мәктәбе коллективы профилактик эшчәнлекнең ачык мисалын күрсәтте. Яшь юл хәрәкәте инспекторлары (ЮИД) 1 «А» һәм «Б» сыйныф укучылары белән бергә җәяүлеләр кичүенә чыктылар. Практикада алар юлны дөрес һәм куркынычсыз кичәргә өйрәнде: иң элек светофорның яшел сигналын көтәргә, юлдагы транспортның туктавына инанырга һәм шуннан соң гына хәрәкәтне башларга кирәк.

Чарада Актаныш районы ЮХИДИ җитәкчеләре дә актив катнашты. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы Дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы буенча җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова беренче сыйныф укучыларына кагыйдәләрне үтәүнең мөһимлеген аңлатты.

– Беренче сыйныф укучылары өчен балалар бакчасыннан соң яңа этап башлана. Элек әти-әниләре кулларыннан тотып балалар бакчасына йөрткән балаларның күбесе хәзер юл хәрәкәтендә мөстәкыйль катнаша. Шуңа күрә юл йөрү кагыйдәләрен белү һәм үтәү иминлекне саклау ул, - дип ассызыклады Ләйсән Мөхәммәтова.

Ул һәр беренче сыйныф укучысына «Яшь җәяүле дәфтәре» – юл йөрү кагыйдәләрен уен рәвешендә өйрәнергә ярдәм итәчәк файдалы бүләк тапшырды. Район мәктәпләренең 205 беренче сыйныф укучысы яктылыкны кире кайтара торган элементларга да ия булган иде. 

Ләйсән Рәзиф кызы шулай ук ата-аналарга балаларны юлда куркынычсызлыкка өйрәтү процессына актив кушылырга өндәде:

- Ата-аналарның балалары белән даими сөйләшүләре, әңгәмәләре, кагыйдәләрне аңлатулары, мәктәпкә кадәр кыска түгел, ә куркынычсыз маршрутны сайларга өйрәтүләре бик мөһим.

Актаныш районы буенча ЮХИДИ җитәкчесе Ренат Шәмсиев акциянең әһәмияте зур ди:

- "Игътибар, балалар!" акциясе кысаларында район ЮХИДИ инспекторлары тулы бер чаралар комплексын планлаштырды. Мәктәпләргә ата-аналар җыелышларына барабыз, укучыларның үзләре белән очрашабыз һәм юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлатабыз. Шулай ук район территориясендә профилактик рейдлар үткәрелә. Бу эш бер максатка – балаларыбызның иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

Актанышның 1нче мәктәбенең педагог-оештыручысы Алсу Хафизова уку йортында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүгә зур игътибар бирелүен билгеләп үтте.

- Без балаларга юлны светофорның яшел яктысына гына чыгарга мөмкин булуын аңлатабыз. "Яшь җәяүле дәфтәрләре" бу эштә бик яхшы ярдәм. Моннан тыш, мәктәптә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча махсус кабинет булдырыла, анда педагоглар дәрестән тыш чаралар үткәрәчәк, озайтылган көн төркемнәре тәрбиячеләре тәрбия эшен урамда дәвам итә, – дип планнары белән уртаклашты Алсу Хафизова.

"Игътибар, балалар!" акциясе – яшь җәяүлеләрнең иминлеге ЮХИДИ, мәктәп һәм, барыннан да элек, ата-аналарның уртак тырышлыгына бәйле булуы турында искәртү ул.

Ләйсән Газизова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев