Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

Юлда йөрсәң бул өлгер- юл кагыйдәләрен нык бел!

Бу атна районыбызның «Каенкай» балалар бакчасында юл хәвефсезлеге атнасы итеп игълан ителде.

Атнаның һәр көнендә бакчаның төркемнәрендә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүгә, булган белемнәрне ныгытуга багышланган шөгыль-дәресләр, уеннар, чаралар уза. Бүген зурлар- логопед төркеменә йөрүче балалар әти-әниләре каршында юл кагыйдәләрен ничек белүләрен күрсәттеләр, ачык шөгыль-дәрес өлкәннәргә дә, балаларга да бик файдалы булды.

Логопед төркеменә йөрүче Язилә Фәррахова районыбызның полиция бүлегендә экскурсиягә барган, биредә эшләүче апа-абыйлар белән аралашып, аларның эшләре белән танышып кайткан. Шуңа күрә шөгыль-дәрескә соңарган.

Ә балалар Язиләнең ниләр белән мәшгуль булуын экрандагы видеосюжеттан күзәтеп тордылар. Кыска гына вакыт эчендә балалар районыбызның тәртип саклаучыларының җаваплы эше турында, аларның тормышыбызны хәвеф-хәтәрсез, тынычлыкны тәэмин итүләрен белделәр.

Юл кагыйдәләрен төгәл үтәү дә фаҗигаләрсез, тыныч, матур яшәүнең нигезе. "Каенкай"да тәрбияләнүче балаларга юл кагыйдәләре ят түгел.

Бакчага барганда, урамда йөргәндә юл билгеләренә карап хәрәкәт итәргә кирәклеген аңлап үсәләр. Балаларны иминлек кагыйдәләренә өйдәге әти-әниләргә караганда күбрәк балалар бакчасындагы мохит, тәрбиячеләр өйрәтә.

Мәсәлән бүгенге занятиедә балалар тәрбиячеләре Ландыш Кирамова белән юлдагы кисәтүче билгеләрнең һәммәсен барлап чыктылар.

Серле сандыкны ачып андагы юл билгеләрен танып белделәр. "Җәяүлеләр сукмагы", "Монда йөрергә ярамый", "Велосипед юлы" кебек юл билгеләренең кайда һәм нинди максаттан юлларга куелуына төшенделәр.

Ярдәм сорап язылган хатка да җавап бирделәр. Тылсымлы ишек аша  "Буталчыклар иле"нә килеп эләктеләр. 

Балалар үзләре нәни юл инспекторларына әверелде. Яшел төстәге  ЮХИДИ инспекторлары кия торган жилетлардан светофор белән таныштылар. Светофорның биремнәрен чиштеләр. Экраннарда күрсәтелгән табышмакларга җаваплар таптылар. Пазлларга чәчелгән юл билгеләрен җыйдылар. Хәтта җепкә бер-бер артлы тагылган машиналарны киртәләр аша бәрелмичә йөртеп карадылар. 

Мондый матур кичә иҗади чыгышлар белән үрелеп барды. Шигырьләре дә, җырлары да, флешмоб та юл йөрү кагыйдәләренә багышланган иде.

ЮХИДИның пропаганда бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова эчтәлекле, белем бирүгә нигезләнгән шөгыль-дәресне әзерләүче тәрбияче Ландыш Кирамовага, музыка җитәкчесе Гүзәлия Чекалинага һәм башка педагогларга зур рәхмәтен әйтте. 

Логопед төркеме ата-аналары һәрвакыт педагоглар белән тыгыз элемтәдә. бу юлы да алар биремнәр үтәүдә бик теләп катнаштылар. Мәсәлән, Эльвира һәм Мәликә ханымнар, берсе белешмәлек, икенчесе автомобиль белән балаларга юл йөрү кагыйдәләрен аңлаттылар.

Ләйсән Рәзиф кызы шушы ук төркемгә йөрүче Язилә белән аның әнисе Эльвира Фәрраховага Татарстан Республикасы Юл хәрәкәте иминлеге ДБУ җитәкчесе Рифкать Миңнехановның Рәхмәт хатын тапшырды.

Фәрраховалар Юл хәрәкәте иминлеге ДБУ үткәргән кул эшләре бәйгесендә зур уңышларга ирешкәннәр. Эльвира ханым бакчада юл кагыйдәләрен өйрәтүгә зур игътибар бирелүен билгеләп узды.

- Юл куркынычсызлыгы буенча мондый дәресләр, профилактик әңгәмәләр балаларга да, аларның әти-әниләренә дә бик файдалы. Мин үзем рульдә йөргәч, юл кагыйдәләренә  нык игътибарлы. Машина йөртмәсәң дә, җәяүлеләргә дә барлык юл билгеләрен белергә кирәк. Чөнки хәрәкәт күп. Юлларда сак булу беркемгә дә комачауламый. Аеруча хәзер һава торышы үзгәреп тора, караңгы тиз төшә, әле яңгыр, әле кар ява, юлларда бозлавык. Тәрбиячеләребезгә шундый эчтәлекле чара оештырганнары өчен зур рәхмәт, -ди күпбалалы ана. 

Тәрбияче Ландыш Кирамова чаралар оештырганда нәкъ тә балалар, ата-аналар һәм тәрбиячеләрнең бердәмлегенә таяна: 

- Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәткәндә төрле алымнар кулланырга тырышам. Бигрәк тә әти-әниләрне педагогик эшчәнлеккә тартырга тырышам. Юл йөрү кагыйдәләрен даими кабатлап тору үз нәтиҗәләрен бирми калмас. Бигрәк тә ЮХИДИның пропаганда бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтовага рәхмәтемне әйтәм. Ләйсән Рәдиф кызының ата-аналар белән уздырган кызыклы тәрбия моментлары аеруча үтемле булды. Ул алып килгән бүләкләргә балалар да, тәрбиячеләр дә бик сөенде,- дип үзенең эш методикасы белән таныштырды Ландыш Кирамова. 

Атналык дәвамында балалар бакчасының барлык төркемнәрендәге балалар да юл куркынычсызлыгы темасына рәсемнәр ясаганнар. Әлеге иҗат эшләре кышкы бакчадагы күргәзмәгә куелган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев