Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

ЮХИДИ хезмәткәрләре өлкәннәргә яктылык кайтаргыч элементлар тапшырды

Бүген район мәдәният йортында ЮХИДИның район буенча җитәкчесе Ренат Шәмсиев һәм юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова район ветераннар советы әгъзалары белән очрашты.

             Вазыйфаи затлар ветераннар белән файдалы әңгәмә кордылар. Өлкәннәр үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, компетентлы җаваплар алдылар. Кунаклар белән бергә юл кагыйдәләрен исләренә төшереп ныгыттылар. 

            Ләйсән Рәдиф кызы оныкларына юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтеп, аңлатып тәрбияләгән дәү әти-дәү әниләргә олы рәхмәтен белдерде.

-   Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә очрашулар еш уздырабыз.  Дәү әни, дәү әти белән үскән балалар башкалардан аерылып тора. Балаларга төгәл, дөрес тәрбия бирүдә аларның хезмәте зур. Өлкәннәрне хөрмәт итү, юл бирү, ярдәм итүдә алар яшь буынга үрнәк,- диде.

 

           Ренат Радик улы юл һәлакәтендә килеп чыккан күңелсезлекләрне булдырмау, юл аша чыкканда бары тиешле урыннан яки җәяүлеләр сукмагыннан гына чыгарга кирәклеген аңлатты. Автомобильдә йөргәндә дә, җәяү барганда да юл кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакырды. 

          Очрашу ахырында ветераннарыбызга яктылык кайтаргыч элементлар, белешмәлекләр таратылды. Әлеге игътибарга һәм кирәкле киңәшләргә өлкәннәрнең бик күңеле булып юл хәрәкәте инспекциясе хезмәткәрләренә олы рәхмәтләрен әйттеләр. Аеруча яктылык кайтаргыч элементлар өчен хәерхахлы булуыларын белдерделәр.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев