Актаныш

Актаныш районы

16+
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

«Ромашка» балалар бакчасында тәрбиячеләр юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча фикер алышты

Районыбыз педагоглары мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләренә өйрәтүнең көнүзәк проблема булуын яхшы аңлыйлар, даими рәвештә тәрбияви чаралар, белем бирү эшчәнлекләре оештырып торалар. Чираттагы очрашу Актаныш гомуми үсеш бирүче 2 нче «Ромашка» балалар бакчасында үтте.

Бакча методисты Хисмәтуллина Лилия Фәрит кызы тәрбиячеләр өчен "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүдә заманча алымнар" дип аталаган семинар-практикум оештырды.Тәрбиячеләр тәҗрибә уртаклаштылар. Эшлекле очрашуның теоретик өлешендә балаларны юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләренә өйрәтүдә кулланылган технологияләр, федераль белем бирү программасы нигезендә оештырылган эш формалары ныгытылды. Семинарның икенче өлеше - алган белем-күнекмәләрне кулланып практик биремнәр, проблемалы ситуацияләрне чишүне үз эченә алды.

Семинар-практикумда катнашкан «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт учреждениесенең Актаныш районы буенча профилактика бүлекчәсе җитәкчесе Ләйсән Рәдиф кызы Мөхәммәтова бакчакүләм «Куркынычсызлык атналыгы» кысаларында узган «Әти белән бергәләп» бәйгесенә нәтиҗәләр чыгарып җиңүче балаларны котлады, грамоталар, истәлекле бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев