Актаныш

Актаныш районы

16+
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

Сәламәт буласың килсә – педальләрне әйләндер!

«Умырзая» балалар бакчасы 19 апрель, Велосипед көнен тематик чара белән билгеләп узды.

 

Иртәннән үк нәниләр балалар бакчасына велосипедларында килделәр, аны чын велосипед мәйданчыгына әверелдерделәр. Физик культура инструкторы Ильвина Ильфаровна кече велосипедчыларның тантаналы сафка басиырды. Чара барышында балалар велосипедның нинди өлешләрдән торуы турында күп яңа мәгълүмат белделәр һәм аның төрле төрләре белән таныштылар.

Иминлеккә аерым игътибар бирелде: балалар велосипедчылар өчен билгеләнгән юл билгеләрен, имин йөрү кагыйдәләрен һәм шәхси саклану чараларын куллануның мөһимлеген искә төшерделәр.

Бәйрәмнең төп вакыйгасы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе территориясе буйлап һәр тәрбияләнүче үз велосипедында ясаган төрле йөрешләр булды. Барлык катнашучылар да «Кече велосипедчы» лаеклы медальләрен алдылар.

Хәрәкәт һәм шатлык белән тулган бу матур көннең девизы сәламәтлеккә өндәү булып яңгырады: «Сәламәт буласың килсә – педальләрне әйләндер!»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев