Такталачык коррекцион мәктәбендә укучылар белән юл иминлегенә багышланган очрашу узды
Такталачык коррекцион мәктәбендә укучыларны файдалы һәм кирәкле очрашу оештырып, аларны җәйге ялларга озаттылар. Актаныш районы «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең бүлекчәсе җитәкчесе Л. Р. Мөхәмәтова балалар белән әңгәмә корып, сораулар бирде һәм аларның юл хәрәкәте иминлеге буенча белемнәрен тикшерде.
Очрашу барышында укучыларга яктылык кайтаргыч элементлар һәм мәгълүмати тарату материаллары тапшырылды. Балалар чарада актив катнашып, зур кызыксыну һәм теләк белдерделәр.
Укучыларның барысына да хәвеф-хәтәрсез, имин һәм күңелле җәйге яллар телибез.
Юлларда аеруча игътибарлы булырга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакырабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев