Велосипед көнендә балалар иминлек кагыйдәләрен искә төшерде
3 июнь – Велосипед көне уңаеннан Актаныш районының «Ромашка», «Әтәчкәй», «Умырзая», Пучы балалар бакчаларында файдалы һәм мавыктыргыч чаралар узды.
Әлеге көн балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерү, велосипедта йөрү культурасын формалаштыру максатыннан оештырылды.
Тәрбиячеләр балалар белән әңгәмәләр үткәрде, юлда үз-үзеңне дөрес тоту, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүнең әһәмияте турында сөйләде.
Велосипедта бакчага йөрүче балалар белән аерым эш алып барылды: алар кагыйдәләрне кабатладылар, үзләренең йөрү осталыкларын күрсәттеләр. Балалар шулай ук табышмакларга җавап биреп, белемнәрен ныгыттылар.
Мондый чаралар балаларда җаваплылык хисе тәрбияләүгә, иминлек кагыйдәләрен аңлап һәм төгәл үтәүгә этәргеч бирә. Иң мөһиме — һәр бала үзенең һәм башкаларның куркынычсызлыгы өчен җаваплы булуын аңлап үссен.
Балаларыбызның көннәре имин, юллары хәвефсез булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев