Ачык хөкем утырышында райондашыбыз таныклыктан мәхрүм ителде
2023 елның 13 апрелендә РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсенең 1 өлеше буенча гражданин Фасиков Рамил Рафис улына карата административ хокук бозу турындагы эш буенча ачык суд утырышы узды.
ТР Актаныш суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы карары белән гражданин Р.Р. Фасиков административ хокук бозуда гаепле дип танылды һәм 1 (бер) ел һәм 6 (алты) айга автомобиль белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде, шулай ук аңа 30 000 (утыз мең) сум күләмендә административ штраф салу рәвешендә административ җәза билгеләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев