Актаныш

Актаныш районы

16+
Көләрсең дә, еларсың да...

Февраль

Елдагы иң кыска айның да уртасы җитеп килә. Бу серле ай турында кызыклы фактларны тәкъдим итәбез.

 

Беренче факт. “Февраль” атамасы римлыларның Фебруус дип исемләнгән чистарыну йоласыннан алынган, ул 15 февральдә үтә торган була.

Икенче факт. Әгәр февральнең соңгы көннәрендә боз сөңгеләре озын һәм зур булса, яз озак дәвам итәчәк.

Өченче факт. “Сезнең йөзегез нәкъ февраль ае кебек. Ул салкын, давыллы һәм болытлы”. (Уильям Шекспир «Много шума из ничего»).

Дүртенче факт. Теннессида «Февраль» дип исемләнгән оешма бар. Әлеге исем аңа XIX гасырдагы яшәгән почта чиновнигы Февраль әфәнде хөрмәтенә бирелгән.

Бишенче факт. 2011 елда үткәрелгән тикшеренүләр күрсәткәнчә, февраль аенда туган балаларның киләчәктә рәссам булу ихтималы зуррак икән.

Алтынчы факт. Февраль - АКШ һәм Великобританиядә йорт хайваннары сәламәтлеге ае.

Җиденче факт. Календарь үзгәртелгәннән соң да 1712 елда Швециядә фераль аенда 30 көн була.

Сигезенче факт: Африканың көньягында яшәүчеләрнең 6 меңнән артыгы һәм өч йөзләп британлы «Февраль» фамилиясен йөртә.

Тугызынчы факт. Баланың 29 февральдә туу ихтималы 1:1461 тәшкил итә.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев