Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Көләрсең дә, еларсың да...

Сабантуйдан бер вакыйга: «картада юк»тан — «дусларга сыра алам»га кадәр…

Исәнмесез! Күпләр өчен таныш булыр, бәлки, бу хәлне сезнең белән дә уртаклашасым килә.

Без егетем белән Сабантуй бәйрәменә бардык. Күңелле мохит, музыка, уеннар — барысы да шәп. Бераз йөргәч, тамак та ачты. Тәмле шашлыклар саткан урынны күреп, чиратка бастык.

Түләү вакыты җиткәч, егетем кинәт кесәләрен актарырга тотынды да: «Ай, картамны өйдә онытканмын, акчам да юк», — дип куйды. Мин, уңайсызланып, сүзне озайтмыйча, үз картам белән икебез өчен дә түләдем.

Ләкин моның белән вакыйга бетмәгән булып чыкты.

Берникадәр вакыттан соң ул дусларын очратты. Барыбыз бергә чатыр астына кереп утырдык. Шунда ул кинәт сикереп торды да: «Ягез, сыраны мин алам!» — дип, кесәсеннән… бая «өйдә онытылган» картасын чыгарып, бөтен дусларына эчемлек алып килде.

Мин аптырап калдым. Минем өчен «акчасы юк» булган кеше, дуслары алдында киң күңелле, «крутой» булып күренергә тырыша икән.

Шунда бер сорау туды: ни өчен кайбер егетләр үз кызлары янында экономия ясый, ә дуслары каршында мактану өчен акча таба? Бу хөрмәтсезлекме, әллә гадәти күренешме?

Бу хәлдән соң уйга калдым: мөнәсәбәтләрдә иң мөһиме — ихласлык һәм хөрмәт түгелме соң?

Ә сез ничек уйлыйсыз?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев