Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кырлардан хәбәрләр

Актаныш районында 24 апрель көненә 1742 гектар мәйданда чәчү эшләре башкарылды

Районыбыз игенчеләре язгы чәчү эшенә ныклап кереште. Бүген, яңгырлар булу сәбәпле җирләр җилләгәнче чәчү беразга пауза алса да, механизаторларыбыз, кырчыларыбызның эше тукталмый.

"Актаныш" агрофирмасы район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча 490 гектар мәйданда арпа культурасын җир куенына иңдерде. Нур Баян исемендәге хуҗалыкта бу күрсәткеч 374, "Әнәк" агрофирмасында 274 гектар мәйданны тәшкил итә. "Нигез" хуҗалыгы (70 га), "Таң" (57 га), "Эконом"(27 га), "Чишмә" агрофирмасы (60 га), "Яхшый-Агро" (50 га) да арпа бөртекләрен чәчә башлады. "Нигез" хуҗалыгы 70 гектар мәйданда бодай, 60 гектар мәйданда борчак чәчүне оештырды. "Таң" хуҗалыгы терлекләргә катнаш азыкка аталган күпьеллык үләннәргә нигез салды.

Чәчүлек орлыкларны кырларга озатырга әзерләү эше тулы куәткә бара. Симәнә агулауны «Нигез», «Нур», «Эконом» хуҗалыклары тәмамлады.

Кырларда трактор, машина гөрелтеләре табигать авазына кушылып иртәннән кичкә кадәр тынып тормый.  Көзге культураларны һәм күпьеллыкларны минераль ашлама белән тукландыру эше дәвам итә. Шулай ук дым каплатуда да механизаторларыбыз тырыш хезмәтләрен куя, зяб сөрү дә уңышлы бара.  

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев