Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Кырлардан хәбәрләр

Иң мөһиме — уракны исән-имин җиңеп чыгу!

Иген кырларына аяк басуга ук икмәк исе, мотор тавышы һәм урак чорының үзенчәлекле дулкыны чорнап ала. Бу — зур уңыш, сабырлык һәм авыр хезмәт мәйданы. Меңнәрчә гектар мәйданнарда шушы авыр хезмәтнең бәясен тулысынча аңлаган чын кыр батырлары эшли. Шуларның берсе — «Ташкын» хуҗалыгында «Акрос» комбайны штурвалын ышанычлы иярләүче Азат Мохитов.

«Акрос» штурвалы артында — тәҗрибә

Азат абый хуҗалыкта беренче елын гына эшләми, ул бай тәҗрибәгә ия, меңнәрчә гектарлардан икмәк җыйган комбайнчы. Элек төрле техникаларда хезмәт куйган булса, соңгы дүрт елда ул үзенә ышанып тапшырылган заманча «Акрос» комбайны белән басу-кырларны иңли.

"Ташкын" хуҗалыгында урып-җыю вакыты. Ләйсән Газизова фотосы

Техника яңа, куәтле. Шуңа күрә комбайнда хәзер ялгызыңа да эшләп була, ярдәмчегә ихтыяҗ юк. Бөтен нәрсә үзеңнән һәм техниканың ничек көйләнүеннән тора, — дип елмая комбайнчы.

Таңнан кичкә кадәр

Игенче хезмәтенең җиңел булмавын һәркем аңлый. Азат абыйның эш көне таң белән башлана. Иртәнге 6:30  сәгатьтә ул инде басуда, техниканы тикшерә, детальләрен майлый, уракка әзерли. Аннан көне буе басу буйлап меңнәрчә метр юл үтә, бункер арты бункер тутыра. Быел уңыш мул, көненә 12–13 бункер ашлык җыела. Кичке 21:00 сәгатьләрдә, күк йөзендә йолдызлар калка башлагач кына өенә кайта.

"Ташкын" хуҗалыгында урып-җыю вакыты. Ләйсән Газизова фотосы

Әлбәттә, һава шартлары урып-җыюга үз төзәтмәләрен кертә. Соңгы көннәрдәге яңгырлар урак темпын бераз акрынайтса да, Азат Мохитов кебек тәҗрибәле комбайнчылар рухын төшерми. һәр кояшлы сәгатьне, һәр минутны кадерләп, ашлыкны вакытында җыеп алырга омтылалар.

Яшәү мәгънәсе һәм гади теләкләр

Комбайн кабинасында үткән озын сәгатьләр, кайнар кояш, тузан һәм аруга карамастан, Азат абыйның күңеле һәрвакыт күтәренке. Вакыт табып, ихлас елмаеп, ул үзенең иң гади, иң ихлас теләкләре белән уртаклаша:

Иң мөһиме — урып-җыюны исән-имин, сау-сәламәт җиңеп чыксак иде. Ә  хезмәтебезгә карата акчасын да бирсәләр — тагы да әйбәтрәк булачак!

"Ташкын" хуҗалыгында урып-җыю вакыты. Ләйсән Газизова фотосы

Басуларда Азат Мохитов кебек үз эшен яратып эшләүче, җиргә тугры ир-егетләребез барда — өстәлебез һәрчак икмәкле булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев