Җәмигъ мәчетендә кызлар өчен җәйге курслар дәвам итә
Җәмигъ мәчете каршында оештырылган җәйге курсларга быел иллегә якын кыз бала йөри. Балалар дин нигезләрен өйрәнә, гарәп теле дәресләрендә катнаша, милли уеннар уйный һәм татарча аралаша. Бу хакта курсларның мөгаллимәсе Гөлнара Рахманова сөйләде.
2026 ел җәендә дә Җәмигъ мәчете каршындагы мөселман кызлары өчен җәйге курслар үз эшен дәвам итә. Быел курсларга иллегә якын гариза килгән. Ата-аналар балаларын мәчеткә дини һәм әхлакый тәрбия алу өчен алып килә.
Гөлнара Рахманова сүзләренчә, быелгы курсларның төп яңалыкларының берсе – гарәп теле дәресләре кертелү. Әлеге дәресләрне Закия Вәлиәхмәтова алып бара. Шулай ук Зифа Гыймазова кечкенәләргә Аллаһ Тәгаләнең 99 исемен өйрәтә, ә өлкәнрәк кызларга пәйгамбәрләр тарихын җиткерә.
Фатима Арсланова балалар белән әдәп-әхлак дәресләре үткәрә. Быел ул шулай ук төрле тәрбияви һәм үстерешле шөгыльләр дә алып бара. Илинә Арсланова исә кызларга иман нигезләре дәресләре укыта, Аллаһка, фәрештәләргә һәм ислам диненең төп кыйммәтләренә ышану турында сөйли.
Үзе Гөлнара Рахманова балаларга Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ тормыш юлын өйрәтә. Аның сүзләренә караганда, балалар күренекле шәхесләрнең тормыш юлларын белсә дә, Пәйгамбәребезнең тормышы белән һәрвакытта да җитәрлек дәрәҗәдә таныш түгел. Шуңа күрә дәресләрдә аның тормыш юлына, сабырлыгына һәм күркәм сыйфатларына аерым игътибар бирелә.
Дәресләр балалар өчен кызыклы һәм аңлаешлы булсын өчен уен элементлары белән үткәрелә. Кызлар рәсемнәр ясый, кроссвордлар чишә, төрле биремнәр үти. Бу алымнар ислам тарихын һәм дини белемнәрне җиңелрәк үзләштерергә ярдәм итә.
Төштән соң курсларда милли һәм спорт уеннары оештырыла. Балалар «Гайшә-Миләүшә», «Өченче артык», «Ачык авыз» кебек күмәк уеннарны бик теләп уйный. Мондый уеннар балаларны берләштерә, аралашу күнекмәләрен үстерә һәм милли традицияләрне сакларга ярдәм итә.
Курсларда татар теленә дә зур игътибар бирелә. Оештыручылар балалар белән мөмкин кадәр татарча аралашырга һәм шөгыльләрне татар телендә алып барырга тырыша. Балаларның күбесе бирегә инде берничә ел рәттән йөри, шуңа күрә мәчеттә үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен яхшы белә.
Мөгаллимә Гөлнара Рахманова билгеләп үткәнчә, даими йөрүчеләр яңа килгән балаларга ярдәм итә, мәчеттәге тәртипләрне аңлата. Балалар исәнләшү, саубуллашу, бер-берсенә хөрмәт күрсәтү кебек мөһим сыйфатларны да үзләштерә.
Җәмигъ мәчете каршындагы җәйге курсларның төп максаты – балаларга ислам нигезләрен өйрәтү, татар телен һәм милли традицияләрне саклау, шулай ук әхлаклы һәм тәрбияле шәхесләр тәрбияләү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев