Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кыйбла

Балалар – безнең киләчәк: Аллаһ йортында бик матур чара үтте

Балачакның иң күңелле, иң рәхәт мизгелләре — җәй айлары белән бәйле. Укулар тәмам, рәхәтләнеп ял итәр вакыт инде бу! Ялны да бит күңелле, мавыктыргыч һәм файдалы үткәрү мөһим.

Шушы максаттан районыбызның Әтәс авылы китапханәсе 14 июль көнне мәчеттә «Корьән тотсаң кулыңа, нур сибелер юлыңа» дигән дини-тәрбияви сәгать үткәрде. 

— Балалар бик кәнәгать булып мәчетебездә үткән чараларга да килә башладылар. Шунысы сөенеч!!!!
Бу чара балаларны мәчет белән таныштырудан башланды. Балаларга ислам дине турында китаплардан өзекләр укылды, дини-тәрбияви әңгәмә үтте.

Балалар белгән догаларын сөйләп күрсәттеләр. Балалар вакытларын бик файдалы итеп үткәрделәр, диясе килә. Каникул вакытында җирлегебез балалары менә шулай дәртләнеп бөтен чарада да актив катнаштылар, үзләре үк «апа алдагы атнада нәрсә эшлибез?» дип торалар! Әти-әниләренең, әби-бабаларының да күңеңелләре сөенәдер, мөгаен да, ди Әтәс авылы китапханәчесе Мәүҗидә ханым Гарипова.

Гомумән, Мәүҗидә апаның эшчәнлеге мактауга лаек, нинди генә кызыклы, балаларның җәйге ялын ямьләндерү буенча чаралар оештырмый?! Искиткеч чаралар, соклангыч чаралар! Тормышның тәмен белеп, аны матурлар өчен бөтен белемен, осталыгын, сәләтләрен эшкә җигеп эшләүче, актив позиция биләп, авыл халкына игелекләр китерүгә бөтен күңелен салучы китапханәчегә алга таба да уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев