Быелгы хаҗдан кызыклы фактлар
2023 елгы хаҗдан мәгълүм булган саннар белән таныштырып үтәбез. Бу изгеләрдән-изге сәфәргә һәркайсыбызга бару найп булсын!
- Дөньяның 150 иленнән барлыгы 1 миллион 845 мең 45 хаҗи быел хаҗ гамәллләрен үтәде.
- Азиядән 1 миллион 56 мең 317 хаҗи;
- Африкадан 221 мең 863 хаҗи;
- Гарәп илләреннән 346 мең 214 хаҗи;
- Европа, Америка, Австралиядән 36 521 хаҗи;
- Күләгәдә плюс 48 градус эссе булган;
- Гарәфә көнне хаҗиларның 98 проценты иртәнге 10 да тауда булганнар;
- Барлыгы 32 мең ашыгыч медицина ярдәм күрсәтү хезмәткәре, 190 ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасы эшләгән;
- 8000 хаҗины эссе суккан;
- 240 хаҗи якты дөнья белән хушлашкан;
- Хаҗиларның иң олысына – Ираннан килгән иргә 114 яшь булган.
- КСА властьлары 2023 елның хаҗ мизгеле уңышлы тәмамланды дип рәсми хәбәр иттеләр.
Ләбиб Лерон фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев