Дини-мәгърифәт аланында
20-31 июльдә Актанышның “Бүләк” мәчетендә 7 яшьтән зуррак кыз балалар өчен дини-мәгърифәт аланы эшләде.
“Пәйгамбәрләр – әхлак үрнәге” дип исемләнгән җәйге ялда алар пәйгамбәрләр тарихыннан кызыклы кыйссалар тыңладылар. Коръән сүрәләрен өйрәнделәр. Күңелле уеннар, файдалы осталык дәресләре үткәрелде.
Ләйсән Фәрухшина, Диләрә Батыргәрәева балаларның ялын күңелле оештыру өчен тырыштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев