Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кыйбла

Гыйбадәтләребез җәннәт белән сөендерер

18 июньдә кояш баегач, без Зөлхиҗҗәгә — хаҗ аена, мөселман ай календаре буенча 12нче айга керәчәкбез.

Гыйбадәт кылуның барлык төрләре — хаҗ, ураза, дога, корбан чалу, хәйрия, коръән уку, догалар һәм башкалар бу айга туры килә. Шуңа күрә, әгәр без Аллаһының яраткан кешесе булырга телибез икән, бу айда, бигрәк тә аның беренче 10 көнендә, гыйбадәт кылуыбызны арттырачакбыз.


Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип әйткән: «Аллаһыга гыйбадәт кылырга тиешле булган көннәр арасында Зөлхиҗҗә аеның беренче ун көненнән дә сөеклерәк көннәр юк. Бу көннәрдә тоткан һәрбер көн ел дәвамында ураза тотуга тиң. Гыйбадәттә үткәргән һәрбер төн — Кадер киченә тиң».


Икенче бер хәдистә болай дип әйтелгән: «Бу көннәрдә кылган изге гамәлләр өчен җиде йөз савап языла. Зөлхиҗҗә аеның беренче ун көнендә ураза тотарга, садака бирергә һәм, гөнаһлар гафу ителсен өчен, күбрәк дога кылырга кирә». Бу айның тугызынчы көнендә (Гарәфә көнендә) ураза тотарга тырышыгыз. Ул көндә шулхәтле саваплар бар, хәтта аны берәү дә санап бетерә алмый. Димәк, тугызынчы көндә ураза тоту кирәк. Анда күп бәрәкәт бар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев