Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кыйбла

Иман нигезләре

Гамәл кабул булсын, дисәк...

Исламга килгән — шәһадәт китергән кешегә иман нигезләрен өйрәтү диндә иң беренче баскычлардан санала. Моны тел белән болай дип белдерәбез:

Әәмәнтү Билләәһи — Аллаһуга Иман китердем ягъни Аның барлыгына, берлегенә күңелем белән инандым, телем белән шуны әйтәмен.

Үә мәләәәә-икәтиһии — Һәм аның фәрештәләренә;

Үә күтүби-һии — һәм Аның китапларына;

Үә русули-һии — һәм Аның илчеләренә;

Үә-ль-йәүмиль әәхыйри — һәм ахирәт көненә;

Үә-лькадәри — һәм тәкъдиргә; хайриһин — аның яхшысы; үә шәрриһии — һәм Аның яманы; мин-Әллааһи Тәгәәләә — Аллаһы Тәгаләдән.

Үә-льбәгси — яңадан терелеп чыгуга; бәгдә-ль-мәүти — үлгәннән соң.

Һәр сүзнең тәрҗемәсе шулай була. Әмма тел белән әйткәндә аны шулай укыйбыз:

«Әәмәнтү Билләәһи үә мәләәәә-икәтиһии үә күтүбиһии үә русүлиһии үәль-йәүмиль әәхыйри үәль-кадәри хайриһии үә шәриһии минӘллааһи Тәгәләә үәль-бәгси бәгдәль-мәүт».

Мәгънәви тәрҗемәсе:

«Аллаһу Тәгаләнең барлыгына һәм берлегенә һәм Аның фәрештәләренә һәм Аның китапларына һәм Әхирәт көненә һәм Тәкъдирнең яхшысы да яманы да Аллааһу Тәгаләдән булуына һәм үлгәннән соң яңадан терелеп чыгуга иман китердем». Бу — Иман мүфәссаль — аерып иман китерү була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев