Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кыйбла

Кемнәргә фидия бирү дөрес түгел?

Билгеле булганча, фидия ул – мохтаҗларга (фәкыйрьләргә) юнәлтелгән ярдәм, шуңа күрә аны башка кешеләргә бирү һәм нинди дә булса башка максатларда тоту рөхсәт ителми.

 

Хәнәфи мәзһәбе буенча, мохтаҗ дип нисабы яки шуңа тиң мал-мөлкәте булмаган кеше санала [1]. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, фидияне иреңә (хатыныңа), өскә табан туганнарга (усул), аска табан туганнарга (фуру)  түләргә ярамый.

Өскә табан туганнар дип фидияне бирүченең әти-әниләре, шулай ук аларның әти-әниләре, әби-бабаларының әти-әниләре санала.

Ә аска табан туганнар дип фидияне бирүченең балалары, шулай ук балаларының балалары, оныкларының балалары санала.

Нигезләмә:

Ә аска табан туганнар дип фидияне бирүченең балалары, шулай ук балаларының балалары, оныкларының балалары санала.

 

Нигезләмә:

 

"أنه لا يجوز إطعامُ أصلِهِ وفَرْعِهِ وأَحَدِ الزوجين".

يُنظر: "البحر الرائق" لابن نجيم المصري، 4/116.

“Өскә табан һәм аска табан туганнарны һәм иреңне (хатыныңны) [фидия сыйфатында яки фидия күләмендәге сумманы акчалата түләү, бу хакта тәфсилләбрәк моннан укырга мөмкин] ашату рөхсәт ителми [дөрес булмый]”.

Кара. "Әл-Бәхр әр-Раик" Ибн Нүҗәйм әл-Мисри, 4/116.

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
МӨСЕЛМАННАРЫНЫҢ ДИНИЯ НӘЗАРӘТЕ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев